«Җәйге каникулда балага укыр өчен татарча китаплар»
Җәйге каникул вакытында әти – әниләр балаларын нәрсә эшләтергә дигән баш ваткан мәлдә, балалар китапханәсе – 3 нче филиал башлангыч сыйныф укучыларына укырга мавыктыргыч китаплар исемлеген тәкъдим итә. Әлбәттә, сабый өчен иң яхшы укытучы — аның үз әти-әнисе. Милләткә, ил — җиргә, сөйләмгә татлы сүз биргән туган телгә мәхәббәт тә әни сөйләвеннән күчә килә балага. Китап укудан да бала ләззәт алырга тиеш, уку уен кебек үк мавыктыргыч булганда гына баланы мавыктыра ала.
https://www.instagram.com/tv/CCqdH4vCO6-/?igshid=1tbl0jnzam7nw