Детская библиотека - филиал № 3

Роберт Миңнуллин – балалар шагыйре

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал балалар язучысы Рорберт  Миннуллин шигырьләре һәм иҗаты белән таныштырып китә. Татар дөньясында Роберт Миңнуллин күп кенә җыр сүзләренең авторы, искиткеч сәләтле балалар шагыйре, нечкә лирик һәм кызу канлы публицист буларак таныш. Шуңа да аны күпкырлы - талант иясе дип әйтеп була. Ләкин Роберт Миңнуллин беренче чиратта  балалар шагыйре, ул безнең яраткан шагыйребез. Роберт абый Миңнуллинның һәрбер шигыре  гадилеге, нәфислеге, күңелгә ятышлыгы, юморга байлылыгы белән аерылып тора. Ул сабыйлар өчен икенче “әти” гә әверелде, чөнки сабый күңелен аңлый һәм тоя белүче, сабый аңларлык “телдә”  язучы -шагыйрьләр бик сирәк. Шагыйрь үзенең шигырьләрендә һәр балага махсус мөрәҗәгать итә кебек.Ул алар белән сөйләшә, серләшә, шаяра сыман. Мондый үзенчәлеккә - Роберт Миңнуллин гына хас. Роберт Миңнуллинны, балалар әдәбиятында, якты юл күрсәтүче “маяк” белән чагыштытырга була. Балалар әдәбиятын җиңел өлкә дип әйтеп булмас, бу өлкәдә үзеңә күпмедер дәрәҗәдә “бала” булырга кирәк. Роберт абый Миңнуллинның күңелендә балага хас: беркатлылык, самимилык, гадилек, гаделлек сыйфатлар булгангадыр аңа бу өлкә җиңел бирелгән. Ул “әни, мин көчек күрдем!”, “минем сеңелкәшем”, “сигез песи” һәм башка бик күп шигырьлщәр иҗат иткән. Әлеге сылтамага кереп укучылар Роберт Миннуллин иҗаты белән якыннан танышы ала.

 http://minnullin.blogspot.com/p/blog-page_38.html