«Искиткеч, кызык, файдалы!»
Балалар китапханәсе, 3-нче филиалда «Искиткеч, кызык, файдалы!» дип исемләнгән татар матбугаты көннәре узды. Татар телендә журналларны яшүсмерләр дә, балалар да яратып укыйлар. «Ялкын », «Сабантуй», «Салават күпере»нең һәр санын балалар көтеп алалар. Матур рәсемле, бай эчтәлекле «Салават күпере» журналы нәни дусларыбызның яраткан дусты. Бу басмалар укучыларыбызны өр-яңа яңалыклар, кызыклы очрашулар, файдалы киңәшләр белән генә таныштырып калмый, ә төрле кул эшләнмәләре ясарга да, аш-су серләренә дэ өйрәтә. Хөрмәтле укучылар, әле журналның яңа саннары белән танышырга өлгермәгән булсагыз, балалар китапханәсенә рэхим итегез!