Детская библиотека - филиал № 3

«Татарстан яшьләре» нә – 100 ел: әңгәмә

ТАССР га 100 ел тулуын бәйрәм итү максатыннан уздырыла торган чараларның берсе буларак, балалар китапханәсе 3 нче филиалда  «Татарстан яшьләре» нә – 100 ел тулу уңае белән әзерләнгән күргәзмә янында әңгәмә узды.«Татарстан яшьләре» газетасы 1920 нче елның 22 нче гыйнварында «Кызыл яшьләр» исеме белән чыга башлаган. 1941нче елда  ир-егет  хезмәткәрләрне  Бөек Ватан сугышына чакыру сәбәпле, газета чыгудан туктап тора.1949нчы елны  «Яшь сталинчы» исеме белән ТАССР ВЛКСМ комитеты органы буларак яңадан чыга башлый. 1956нчы елда газетага "Татарстан яшьләре" исеме бирелә.2017нче елның июленә кадәр баш мөхәррир булып Исмәгыйль Шәрәфиев эшли.2017нче елның июленнән баш мөхәррир — Атлас Гафиятов. 100 еллык бай тарихы булган «Татарстан яшьләре» газетасын -  яшьләр дә, өлкәннәр дә   бүген дә  яратып укыйлар.