«Игелекле әдип»: кычкырып уку
Татар әдәбиятының күренекле вәкилләренең берсе – шагыйрь, прозаик Шәйхи Маннурның тууына 115 ел. Шушы юбилей уңаеннан балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Игелекле әдип» дип исемләнгән кычкырып уку узды. Китапханәгә килгән укучылар китап күргәзмәсе белән, Шәйхи Маннурның әдәби иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы басылып чыга. Әдәби хезмәтләре, Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен, ул орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Балалар шагыйрьнең «Яхшы бел», «Кояш чык, чык, чык», «Яратам», «Хуш килдегез» һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдылар. Аларга «Әйтеп кара » тизәйткечләрен әйтеп, тел шомартулары аеруча ошады.