«Фольклорчы әдип»: фольклор сәгате
Татарстан республикасының халык язучысы - фольклорчы әдип Нәкый Исәнбәтнең тууына - 120 ел. Шушы уңайдан балалар китапханәсе - 3 нче филиалда, Республика күләмендәге проект «Укучының мәдәни көндәлеге» кысаларында,1 нче гимназиянең 2 «А» һәм 2 «Б» сыйныф укучылары өчен фольклор сәгате узды. Нәкый Исәнбәт – татар балалар әдәбиятында халык авыз иҗатыннан иң уңышлы һәм иркен файдаланган әдип.Ул - балалар фольклорын фәнни нигезгә куеп тикшерү юнәлешен башлап җибәрүче дә. Аның «Татар халык мәкальләре» дип исемләнгән 3 томлык китаплары әдәбиятыбызның бай мирасын тәшкил итә. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар Нәкый Исәнбәтнең төрле темаларны үз эченә алган табышмакларга җаваплар эзләделәр. Балаларга мәкальләр белән уен тәкъдим ителде: «Мин башлыйм – син тәмамла». Аннары Нәкый Исәнбәтнең сынамышлары белән таныштылар. Соңыннан укучылар Нәкый Исәнбәтнең балалар өчен иҗат ителгән «Куянкай», «Кайсыгыз тиде?», «Ябалак», «Мәче»,«Бала белән куян» һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдылар. Чарада 52 кеше катнашты.