«Драматург һәм прозаик»: китап күргәзмәсенә күзәтү
Язучы Шәриф Хөсәеновның тууына 90 ел булды. Шул уңайдан балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Драматург һәм прозаик»дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китап укучылар драматургның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Язучының тормышын чагылдырган фотосурәтләрне карадылар. Шәриф Хөсәенов укучыларга үзенең «Профессор кияве» комедиясе, «Әни килде» драмасы, «Зөбәйдә – адәм баласы» трагикомедияләре белән яхшы таныш. Әдипнең саф, тирән, олы хисләр сурәтләнгән «Мәхәббәт сагышы»н инде ничәмә – ничә буын бүгенге көндә дә яратып укый.