Детская библиотека - филиал № 3

«Мәгърифәтче шагыйрь»: беседа у книжной полки

Күренекле татар шагыйре Дәрдемәнднең тууына 160 ел булды. Шушы уңайдан балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Мәгърифәтче шагыйрь» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев чыгышы белән дә, актив җәмагать  эшлеклесе  һәм үтә милли зат булуы белән дә, шигъри үзенчәлеге белән дә татар дөньясында аерым урын алып тора. Еллар үткән саен бу исем яктырак балкый гына бара. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар әдипнең  мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга  өйрәткән «Гали » әкиятен укып фикер алыштылар.