Детская библиотека - филиал № 3

«Сабантуй журналына - 95 ел»: әңгәмә - күзәтү.

Быел  октябрь аенда балалар һәм үсмерләр өчен чыгучы "Сабантуй" журналына 95 ел булды. Шушы уңайдан балалар китапхәнәсе – 3 нче филиалда «Сабантуй" журналына  - 95 ел» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү узды. Чарада 1нче гимназия укучылары катнашты. Китапханәче балаларны журналның бай тарихы белән таныштырды. Күргәзмәдә төрле елларда чыккан  журналлар тәкъдим ителде. Укучылар зур кызыксыну белән журналның 9нчы – сентябрь саны белән якыннан таныштылар. «Сабантуй»журналы бик кызыклы, матур,  төсле рәсемнәр белән бизәлгән,  бай әдәби басма булып тора. Кызыклы журнал белән танышырга китапхәнәгә рәхим итегез!