«Китап аша табигать дөньясына»: күргәзмә - табышмак
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Китап аша табигать дөньясына» дип исемләнгән күргәзмә - табышмак эшли. Күргәзмәдә укучылар «Табигатькә сәяхәт» сериясендә чыккан китаплар белән таныша алалар. Әнәс Хәсәновның «Табигатькә тәрәзә», Альберт Хәсәновның «Яратмый мөмкин түгел» китаплары тирә – юньгә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына, табигатькә битараф булмаган укучыларны үзенә җәлеп итәчәк. Нәни дусларыбыз төрле әкият геройлары белән танышып кына калмадылар, ә табышмакларга җаваплар эзләделәр һәм күргәзмәдән җавапка туры килгән курчаклар белән фотога да төштеләр.