«Мәңге үлмәс , Муса, синең җыр!»: искә алу көне
Муса Җәлил...Бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш.Ул бугендә халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символы булып яши бирә. Балалар китапханәсе -3 нче филиалда патриот – шагыйрь, Муса Жәлилнең үлеменә 75 ел тулу уңаеннан искә алу көне узды. Уку залында «Гомрем минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Укучылар кыскача шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Балалар герой шагыйрьнең «Кызыл ромашка», «Җырларым», «Бакчада - өмәдә! » «Батырлык турында», «Вәхшәт» һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдылар. Муса Җәлилнең үлемсез шигырьләре халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр. Чарада 17 кеше катнашты, 9 китап өйгә бирелде.