Детская библиотека - филиал № 3

«Игътибар! Яңа китап!»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә.

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Игътибар! Яңа китап!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Күргәзмәдә В. Имамовның Идел буе Болгар дәүләтенең шанлы да, канлы да тарихына багышланган «Карабәк» романын, бүгенге чор татар авылларының аянычлы да, өметле дә язмышын тасвирлаган «Каенсар» романнарын алып укырга мөмкин. Шулай ук монда төрле темаларны  яктырткан проза әсәрләре, әле исемнәре укучыларга бик таныш булмаган  яңа авторларның иҗаты белән танышырга мөмкин. Шигърияткә битараф булмаган укучылар өчен яшь  шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның мәхәббәт һәм нәфрәт төшенчәләрен үз эченә алган, милләт язмышына  багышланган фәлсәфи – лирик шигырьләре кызыклы булачак. «Хайваннар», «Саннар»,  «Формалар», «Төсләр»  дидактик карточкалар нәниләргә беренчел белемнәр алырга, сабыйларның фикерләвен  үстерергә, әйләнә тирәне танып белергә ярдәм итәчәк. Хөрмәтле укучылар яңа китаплар белән танышырга китапханәгә рәхим итегез!