Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

«Яңгырасын гармун моңнары»

21 сентябрь көнне Морт авылында "Яңгырасын гармун моңнары" дип исемләнгән фестивальдә китапханәче Гөлнара Ахметшина актив катнашты.

Бәйрәмне матур итеп Эльмира Саматовна алып барды.Бәйрәмгә килгән гармунчылар тамашачыларны матур көйләре белән таң калдырдылар.

Күрше авыллардан килгән кунаккларның милли җырлары белән бәйрәм үрелеп барды.

Фестиваль барлык катнашучылар һәм кунаклар өчен чын бәйрәм булды.