«Беркем дә онытылмады,бернәрсә дә онытылмады»
1941 елның 22 июне — Россия тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башлану. Бу көн безгә сугышларда һәлак булганнар, фашистлар әсирлегендә газапланганнар, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәр турында искә төшерә.
Илмәт авылы китапханәчесе балалар белән ул кырыс елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычын үтәп һәлак булган ватандашларыбызга багышлап һәйкәлгә чәчәк куйдылар.