Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Нәүрүз бәйрәме

Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

Илмәт авылында да балалар һәм олылар белән кышны озату бәйрәме узды.Бәйрәм ярышлар,уеннар,җыр-биюләр белән  үтте.Бәйрәм ахырында килгән кунаклар ботка ашап,кайнар коймаклар белән чәй эчтеләр.