Җиңүгә — 80 ел
Сугыш тәмамлануны санаучы еллар саны арткан саен, арабызда әлеге Бөек Җиңүне якынайткан сугыш ветераннары, тыл ветераннары саны кими бара. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашу уңаеннан, Илмәт авыл җирлеге башлыгы белән сугыш елларында тылда тырыш хезмәт куйган тыл ветераннары Хусаинов Багъданур абыйга,Сафина Рәшидә,Мингалеева Бибинур,Самигуллина Закирә апаларның өйләрендә булып, «Җиңүгә — 80 ел» юбилей медальләре тапшырдык.