Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Хуш киләсең, Яңа ел!

Яңа ел – һәр өйдә,һәр гаиләдә иң яраткан,көтеп алынган бәйрәм.Без аны барыбыз да,бигрәк тә балалар түземсезләнеп,аңардан нинди дә булса могҗиза өмет итеп көтәбез.Китапханәче,Ахметшина Гөлнара ,Илмәт авылы мәдәният йортында “Хуш киләсең,Яңа ел!” дип исемләнгән балалар өчен чыршы бәйрәмен уздырды.Бәйрәм программасында кызыклы уеннар,җыр-бию,ярышлар үтте.