Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Каз өмәсе

Илмәт авылында иске йола буенча каз өмәсе булып узды.Өмә СДК директоры Тухфатуллина Фаузия апа йортында булды.Бәйрәмне карарга үз авылыбыздан һәм күрше авыллардан  күп кенә кунаклар җыелган иде.Өмәдә эш җырлар җырлап,уеннар уйнап үрелеп барды.Элекеге йола буенча казларны чишмә буена төшеп юдык.Килгән кунаклар бәлешләр һәм яңа гына пешкән коймаклар белән чәй эчеп сыйландылар.