Әкияттә кунакта
Бала тормышында әкиятләр зур урын алып торалар.Әкият-бала өчен иң якыны.Әкиятләр балага дөньяны танып белергә,әхлак кагыйдәләрен үзләштерергә,гади генә итеп әйткәндә:яхшылыкны яманлыктан аера белергә өйрәтә.Алай гына да түгел әле,әкиятләр –баланың иҗади сәләтен үстерергә,үз-үзен һәм әйләнә-тирәне тулысынча ачарга булыша.
Илмәт авылы китапханәсендә балалар белән “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән викторина узды.Балалар ике командага бүленеп сорауларга җавап бирделәр.Сораулар аша балалар әкият исемнәрен,геройларын таныдылар.