“Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем”.
Илмәт мәдәният йортында туган тел елына багышланган “Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем” дип аталган районара мөслимәләр мәҗлесе узды.Мәҗлескә күрше татар авыллары һәм Алабуга шәһәреннән кунаклар җыелды.Алабугадан килгән шәгыйрәбез Кадрия Наил үзенең шигырьләрен тамашачыларга бүләк итте.
Залда “Исемнәре калды тарихларда” дип аталган китап күргәзмәсе, фойеда “Халкыбызның күңел бизәкләре “ дип исемләнгән авылдашларыбызның кул эшләреннән күргәзмә ясалды.