«Гомер сукмагыннан 50 ел бергә”
Илмәт авыл китапханәсендә Зиннур һәм Рәмзия Сәгыйровларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел туу уңаеннан кичә уздырылды.Бәйрәм барышында юбилярлар үзләренең яшьлек хатирәләрен искә төшереп,тормыш юлы турында да сөйләп киттеләр.Кунак буларак чакырылган авылдашыбыз, язучы Фирдәвес Хуҗин Сәгыйровларның һәрчак ачык күңелле булуларын һәм кызлары,оныклары,кияүләре белән килешеп яшәүләре турында сокланып сөйләде.Чара кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Баянчы Илнар Хуҗин юбилярларны котлап махсус җыр башкарды.