Тат. Дюм-Дюмская сельская библиотека - филиал № 21

Талантлы кеше бар яктан да талантлы

Мин язарга теләгән кеше герой исемен да яуламаган, пьедесталга да басмаган, күкрәген орден-медальләр да бизәми. Гади авылның, гади бер кызы. Гомере буе Татар Дөм-Дөм авылында мәдәният җолкәсендә эшли.

Кешенең исеме аның язмышына, холкына тәэсир итми калмый. Венера исеме матурлык һэм мәхәббәт патшасы дигәнне аңлата. Венера Зиннур кызы узенең исемен тулысынча аклый.

һәр яңа көндә ул гузәллеккә омтыла, аны халыкка җиткерергә тырыша, халкыбызньң матур гореф-гадәтләрен саклап калу ягында тора. 2005 елдан авыл китапханәсендә мөдир булып эшли, аңа кадәр 10 ел авыл мәдәният йортын житэкли. Бугенге көндә дә халык традицияләрен, авыл тарихын югалтмас өчен җан атып тора. Китапханәнең бер булмәсендә авыл халкы ярдәме белән "Туган якны өйрәнү" музей почмагы ясап куйды. Эш барышында өлкәннәр, ветераннар белән тыгыз элемтәдә тора, аларньң һәр сузен йотлыгып тыңлап, кәгазьгә төшерүнең алтынга тиң икәнен аңлый ул. Авыл тарихын туплап альбом ясарга да ниятли. Чын мәгънәсендә профессионаллар гына мондый сәләткә ия.

Талантлы кеше бар яктан да талантлы. Венера ханым табигате буенча шат күңелле, шаян, жөр сүзле, хәрәкәтчән кеше, авылньң моңлы сандугачы һәм Дөм-Дөмнең Нәҗибә Ихсановасы, дип эйтер идем. Ул сәхнәдә тудырган образлар бер кешене дә битараф калдырмый: кирәк чакта көлдерә, урыны белән уксетеп елата да. Үзе уйный, җырлый, узәккэ утеп керерлек итеп шигырьләр сөйли. Күп еллар дәверендә балаларга театр һәм сәхнә серләренә төшенергә ярдәм итте. Сонгы елларда аның тарафыннан тудырылган Хөршидә образы авылда гына түгел, район буенча да, алай гына да түгел, күрше район авылларында да популярлык казанды. Ирешкән уңышлары, казанышлары, тырышлыгы өчен Венера Ибнеева Мәдәният министрлыгыньң Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Венера ханым сәхнә һәм сәнгатькә бирелгән кеше булудан тыш, тормыш иптәше Наил әфәндегә тугры гомер юлдашы, кызлары Эльмира белән Назиләгә ягымлы ана, туганнарына, дусларына терәк-таяныч та.

Венера 1961 елда Дөм-Дөм авылында Сәүдә һәм Зиннур Сафиуллиннар гаиләсендә дөньяга килә. Беренче бала булганлыктан, аңа энеләре-сеңелләре: Заһит, Әнисә, Сөмбел, Ландыш, Кәүсәрләрне тәрбияләшергә, әнисенә беренче ярдәмче булырга туры килә. Сәүдэ апа гомер буе колхозда сыер савучы булып эшли, ә Зиннур абый авылның данлыклы балыкчысы була. Әлеге гаилә сәхнә өчен яратылган дисәк тә, ялгыш булмас. Сәүдэ апа гомер буе мәдәни чараларда актив катнашты, 2011 елда оешкан "Умырзая" ансамбленең алыштыргысыз жырчысы иде. Аның таланты балаларына күчкән, мөгаен, барысы да жырчы, артист, шул исәптән Венера да.

Венера ханымньң унышка ирешкэн иҗат жимешләре арасында мәдәният йорты белән берлектә эшләгэн "Җырлап яшим туган якта", "Мәдәният яшәтә дә, яшәртә дә", "Буыннар чылбыры – ветераннар аша" тамашаларын атарга була. Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Радуга Победы" конкурсында сөйләм теле номинациясендә район буенча "Соңгы хат" эсэре белән беренче урынны яулады.

Тормыш авырлыклары килми тормый, сынмыйча, сыгылмыйча элеге сынауларны кичерергэ генэ кирэк. Ә Венера ханым сыгыла торганнардан тугел. Үзенең күңеле меңгә ярылган булса да, аңа ярдәм вә киңәш сорап килгәннәрне беркайчан да кире какмый. Шундый холыклы кешеләр җирдә меңгә бер генә туадыр. Янәшәдә андый кешеләр булуы бик сөендерә.

Март аеның беренче көннәрендә Венера Зиннуровна олуг юбилеен билгеләп утә. Шушы форсаттан файдаланып, аны бу бәйрәме белән чын күңелдән котлыйсы килә. Киләчәктә дә үз хезмәтендә, халык арасында булуын телибез. Иҗат чишмэсе саекмасын, янында изге кешеләр генә булсын, һәр туасы танң шатлык-куаныч алып килсен, балаларының рәхәтен һәм рәхмәтен күреп, сау-сәламәт тигез тормышта яшәргә язсын!                                               

Айгөл ВӘЛИША