"БатырФест" Дөм-Дөм авылында
2025 елның 23 августында спорт мәйданчыгының тантаналы ачылышы һәм кроссфит буенча ярышлар узды.
Әлеге чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә авыл китапханәчесе зур өлеш кертте. Ул үзенең фирменный бәлешен генә пешереп калмады, төрле тәм-томнар да әзерләде, шулай ук бәйрәм өстәлен оештыруны үз өстенә алды.
Моннан тыш, китапханәче мәйданчыкны, тере почмакны һәм фотозонаны бизәүдә актив катнашты. Моның өчен ул үз музееннан экспонатлар кулланды, бу бизәлешкә үзенчәлекле төсмер һәм оригинальлек өстәде. Шулай ук фотозона якты һәм истә калырлык булсын өчен кирәкле әйберләрне табарга ярдәм итте.
Аның инициативалы булуы, тырышлыгы һәм ихлас катнашуы нәтиҗәсендә чара чын бәйрәмчә һәм күңелле узды.
Узган чарадан видеоны Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевның телеграм-каналында карарга мөмкин: https://t.me/mr_Rustem_Nuriev/6277
Фото чыганагы «Яңа Кама» газетасының телеграм-каналы: https://t.me/ElabugaNK/33508