Яңа спорт мәйданчыгын ачуга әзерлек
20 августта булачак спорт мәйданчыгы территориясендә өмә узды. Катнашучылар бергәләп зур эш башкарып чыкты: чирәм чабылды, коры үлән, чүп-чар һәм төзелеш калдыклары җыеп алынды. Нәтиҗәдә мәйданчык чистарып, уңайлырак һәм матуррак күренеш алды.
Өмәдә авыл китапханәчесе дә, шулай ук авыл яшьләре дә актив катнашты. Алар бу башлангычны күтәренке күңел белән хуплады.
Әлеге уртак хезмәт – киләчәктә үтәчәк мөһим вакыйгага, ягъни яңа спорт мәйданчыгын тантаналы ачуга һәм кроссфит буенча ярышлар үткәрүгә җитди адым булды.Бердәм көчләр белән мәйданчык спортчыларны һәм кунакларны каршы алырга әзер.