Тат. Дюм-Дюмская сельская библиотека - филиал № 21

Һәйкәл яны территориясендә өмә

2025 елның 13 августында һәйкәл яны территориясен тәртипкә китерү буенча өмә узды.

Китапханәче, авыл мәдәният йорты һәм фельдшерлык акушерлык пункты хезмәткәрләре бергәләп җыештыру эшләре башкарды: чүпләрне җыйдылар, үләннәрне чаптылар һәм территорияне чистарттылар. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә истәлекле урын тагын да чистарак һәм тәртиплерәк булды.

Мондый чаралар безнең торак пунктны матуррак итә генә түгел, кешеләрне дә берләштерә, истәлекле урыннарга хөрмәт белән карарга өйрәтә.

Өмәдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!