Өй даруханәсе
Бүген Татар Дөм-Дөм авылында «Өй даруханәсе» дигән танып-белү чарасы узды. Аны китапханәче социаль яклау хезмәткәре белән бергәләп алып барды.
Катнашучылар сәламәтлекне ныгытуда һәм көндәлек тормышта файдалы үләннәр һәм яшелчәләрнең әһәмияте турында белделәр. Әңгәмә вакытында дәвалаучы үләннәрне дөрес җыю, саклау һәм куллану серләре ачылды, шулай ук өй даруханәсе өчен гади һәм кулланылышлы рецептлар тәкъдим ителде.
🌿 Ромашка, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, укроп һәм башка бик күп үләннәр – хуш исле генә түгел, ә сәламәтлек өчен дә ышанычлы ярдәмчеләр.
🥕 Бакча яшелчәләре – һәрвакыт кул астында булган кыйммәтле витамин чыганагы.
Чара җылы һәм дусларча мохиттә узды, катнашучылар үз тәҗрибәләре һәм киңәшләре белән уртаклаштылар. Һәркем үзенә файдалы яңалык алды.
✨ «Өй даруханәсе» барыбызга да табигатьнең – көч һәм сәламәтлек чыганагы булуын искәртте!