Тат. Дюм-Дюмская сельская библиотека - филиал № 21

Китапханәдә кунакта: рухи тәрбия һәм туган якка мәхәббәт

Авыл мәчетендә 6 -14 яшьле балалар өчен рухи тәрбиягә багышланган җәйге лагерь оештырылды. Лагерь кысаларында, 2025 елның 9 июлендә балалар авыл китапханәсенә кунакка килде.

Аларны китапханәче ихлас күңел белән каршы алды һәм авыл музеена мавыктыргыч экскурсия үткәрде. Балалар туган як тарихы белән таныштылар, сирәк очрый торган экспонатларны күрделәр, авылның күренекле кешеләре турында кызыклы мәгълүматлар ишеттеләр.

Мондый чаралар балаларда рухи һәм әхлакый тәрбияне ныгыта, туган як тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксыну уята.