Тат. Дюм-Дюмская сельская библиотека - филиал № 21

Авыл китапханәсендә могҗизалы көн

2025 елның 31 июлендә, дөньякүләм танылган язучы Джоан Роулингның туган көнендә, Татар Дөм-Дөм авылы китапханәсе чын Хогвартска әверелде. Кече яшьтәге китап укучылар өчен тулы маҗаралар, серләр һәм тылсымга бай "Гарри Поттер табышмаклары" исемле квест үткәрелде.

Балалар яраткан әсәр дөньясына чумып, бер-бер артлы кызыклы биремнәрне үтәделәр. Киләсе этапка үтү өчен аларга тапкырлык, игътибарлылык һәм тылсым дөньясын яхшы белү кирәк булды.

Квест серле ишекне ачу өчен дөрес сихер сүзен табу белән башланды. Аннары катнашучылар дементорлар белән очраштылар, Хагрид әзерләгән лабиринтны үттеләр, Рон биргән бирем буенча алты геройны таптылар, Гермиона тәкъдим иткән кроссвордны чиштеләр.

Ахыргы сынауны Гарри Поттер үзе тәкъдим итте: балалар яшел китапны табып, математик мәсьәләләрне чиштеләр. Шуннан соң, бит номерларын табып, андагы соңгы сихер сүзен ачтылар.

Квест тәмамлангач, катнашучыларны тәмле тылсымлы сыйлар көтте.

Шулай итеп, без балалар белән бергә тылсым, дуслык һәм фантазия дөньясын тудырган язучы Джоан Роулингның туган көнен шатлык белән билгеләп үттек.

🎥Видеоны сылтама буенча карагыз: Балалар өчен квест "Гарри Поттер табышмаклары"