Татар Дөм-Дөм авылында Сабантуй: күңел һәм традицияләр бәйрәме
2025 елның 7 июнендә Татар Дөм-Дөм авылында милли рух белән сугарылган, күңелләрне җылыткан Сабан туе үтте. Бу бәйрәм халкыбызның бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, бердәмлеген һәм дуслыгын гәүдәләндерде.
Бәйрәмнең төп кунагы — Алабугамуниципальрайоныбашлыгы, Алабуга шәһәре мэры Нуриев Рөстәм Мидхәт улы булды. Ул чыгышында татар халкының традицияләрен саклауның мөһимлеген ассызыклады һәм халыкка булган ихтирамын җылы сүзләр белән җиткерде.
Сабантуйга Казаннан килгән күренекле артистлар — Марсилә һәм Илфир Искәндәровлар чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Аларның моңлы һәм дәртле җырлары тамашачыларны сөендерде, көчле алкышлар белән озатылды.
Кунаклар өчен милли уеннар, җыр-биюләр һәм ихлас бәйрәм рухы әзерләнгән иде. Татар Дөм-Дөм авылы Сабан туе тагын бер кат исбатлады: гореф-гадәтләргә булган мәхәббәт халык күңелендә яши һәм буыннан-буынга күчә.
Алабугамуниципальрайоныбашлыгы, Алабугашәһәре мэры