Квест-уен «Җәй ачкычлары»
Балаларны яклау көне уңаеннан, 28 майда китапханәче балалар өчен «Җәй ачкычлары» дип исемләнгән мавыктыргыч квест-уен уздырды. Китапханәче яшь катнашучылар өчен кызыклы маҗара әзерләде. Балалар биремнәрне чиратлап үтәп, һәрберсеннән соң яңа ачкыч алып, алга таба юлларын дәвам иттеләр.
Балалар биремнәрне зур кызыксыну һәм шатлык белән үтәделәр, зирәклек, игътибарлылык һәм дуслык күрсәттеләр. Барлык ачкычларны җыеп бетергәч, алар серле язманы табып, татлы бүләкләр салынган яшерен тартмага юл алдылар.
Квест күңелле һәм җанлы узды, балаларга бик күп позитив эмоцияләр һәм онытылмас мизгелләр бүләк итте.
🎥 Мәгълүматлы видеоны сылтама буенча карый аласыз: Квест-уен "Җәй ачкычлары"