«Җиңү тәрәзәләре»
9 Май алдыннан, бөтен Россия буенча «Җиңү тәрәзәләре» - Бөтенроссия патриотик акциясе уза. Аның максаты-бәйрәм рухы тудыру, яшь буынга традицияләр тапшыру һәм сугыш геройларына рәхмәт белдерү.Тәрәзәләрдә Георгий тасмалары, тынычлык күгәрченнәре сурәтләре һәм җиңү белән бәйле башка символлар пәйда булды.
Китапханәче Җиңү көненә венок бәйләде.
5 нче майдан алып 15 майга кадәр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.