Шәфкатьлелек җирдә ятмый
6 нчы декабрь көнне, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге кысаларында, Татар Дөм-Дөм авылы башкарма комитеты белән берлектә, мәдәният йортында, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек очрашу кичәсен үткәрдек. Программада ребус чишү, шарад, оригами һәм акция "Дустыма бүләк" иде.
"Алар тормышы безгә үрнәк" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.