"Татар Дөм - Дөм авылы китапханәсенең китап укучыларының өстенлекләре".Сораштыру.
25 нче сентябрьдан алып 20 нче октябрьга кадәр Татарстан Республикасының милли китапханәсе "Татарстан китапханәләренең китап укучыларының өстенлекләре" дип исемләнгән онлайн - сораштыру үткәрде.
Безнең китапханәдән 30 дан артык китап укучысы катнашты. Татар Дөм-Дөм авылы китапханәсе буенча нәтиҗәләр алу өчен, китапханәче параллель рәвештә офлайн-сораштыру үткәрде. Китапханәче шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән һәм интернеты булмаган китап укучыларны да онытмады.
Сораштыруны үткән китап укучылары турында берничә факт:
✅42% китап укучылары 55 яшьтән өлкәнрәк.

✅Китап укучыларның 47% югары белемле яки аны алу белән мәшгуль.

✅ Бары 2 китап укучысы гына хуҗабикә.

Сораштыруның калган нәтиҗәләре белән түбәндә танышырга мөмкин.

