Тат. Дюм-Дюмская сельская библиотека - филиал № 21

5 октябрь - Укытучылар көне

Бүген Татар Дөм-Дөме урта мәктәбенең иң яхшы укытучыларының берсе турында бераз сөйләп үтәсе килә (мәктәп 2004 елдан бирле ябык).

Һадиев Фәнил Васыйл улы, Татар Дөм-Дөм авылына 1998 елда, укытучы булып килә. Тарих, география, җәмгыять белеме һәм физкультура фәннәрен укыта. Волейбол буенча хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелма командаларын оештыра. Хатын-кызлар җыелма командасы, Алабуга районында берничә ел дәвамында беренче урыннарны гына яулый.

Безнең авыл халкы Фәнил Васыйл улына, мәктәп үсешенә зур өлеш керткән өчен, олы рәхмәтләрен белдерә. Фәнил Васыйл улын җылылык белән, ә аның элеккеге укучылары сагыну һәм рәхмәт хисләре белән искә ала.…

Бүгенге көндә, Фәнил Васыйл улы Алабуга районы Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры һәм күптән түгел аның турында «Сабантуй» журналында «Кеше булып калу кирәк» дип исемләнгән мәкалә басылып чыкты.

Интервьюдан өзек:

«Мәктәбебез укучыларына теләкләрегез"

"ЗУР ДӨНЬЯДА ЮГАЛЫП КАЛМЫЙЧА, ҮЗ УРЫННАРЫН ТАБУЛАРЫН ТЕЛИМ. СӘЛАМӘТЛЕК, ТӘРБИЯ, БЕЛЕМ ҺӘМ ЛИДЕРЛЫК СЫЙФАТЛАРЫ КУЕЛГАН МАКСАТЛАРЫНА ИРЕШЕРГӘ ЯРДӘМ ИТӘР. ҺӘРВАКЫТТА КЕШЕ БУЛЫП КАЛУЛАРЫНА ӨМЕТЛӘНӘМ. МИН УКУЧЫЛАРЫМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ!»

Укытучылар көне уңаеннан, барлык укытучыларны һәм, әлбәттә, Фәнил Васыйл улын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Барлык башлангычларыгызда гаҗәеп уңышлар, куелган максатларга ирешү һәм барлык теләкләрегезнең үтәлүен телибез!