Республика акциясе “Иң яхшыларын укырга вакыт : А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз”
6 март көнне Морт авыл китапханәсендә балаларның яраткан язучысы Роберт абый Миңнуллинга, Ләбиб Леронга багышланган ”Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китаплары укыйбыз” дип исемләнгән Республикакүләм укулары акциясе узды.” Булып узган чарада 9 укучы катнашты.
“Минем яраткан китабым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды.
Роберт абый Миңнуллинның шигырьләрен, Ләбиб Леронның әкиятләрен, хикәяләрен кычкырып укыдык.