“Өзелгән җыр эзеннән”
15 февральдә татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Бу датага Морт авыл китапханәсендә балалар өчен татар халкының каһарманы, герой шагыйребезнең туган көненә багышланган “Өзелгән җыр эзеннән” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узды.
Чара барышында чын вакыйгаларга нигезләнгән документаль фильм күрсәтелде, Муса Җәлилнең рус һәм татар телендә патриотик шигырьләре яңгырады. Һәр чыгыш эмоциональ һәм җанлы булды. Шулай ук кунакларга күргәзмәгә- күзәтү ясалды, анда шигырьләр җыентыклары, замандашларының һәм дошман тылында көрәшкән якташларының истәлекләре һәм аларның фаҗигале үлеме турындагы мәгълүмат тәкъдим ителгән иде.
Шигырьләре генә түгел, М.Җәлилнең бөтен тормышы һәм фаҗигале язмышы ныклык үрнәге булып тора. Аның тормыш һәм иҗат батырлыгы - яшь буын өчен үрнәк. Дошман зинданнары да сындыра алмаган көчле рухлы шагыйрьнең каһарманлык юллары бүген дә актуаль. Алар кешеләрне тынычлыкны саклагарга икәнен искә төшереп торырга өндиләр.