Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Тукайны бергәләп укыйбыз.Читаем Тукая вместе

Бөек шагыйребезгә  140 ел тулу уңаеннан Татарстаныбызда  8 январьдан “Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе” проекты башланып китте. Республика проекты кысаларында  Морт авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның шигырьләрен кычкырып уку үткәрелде.

   Балалар шагыйребезнең “Кышкы кич” шигырен укып чыктылар. Ул татар һәм рус телләрендә  укылды. Аннан соң бергәләп бу шигырьгә анализ ясадык.