Китапханәдә экскурсия
7 нче октябрь көнне 4 нче сыйныф укучылары Морт авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәче балаларны китапханәдәге яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Укучыларга китапханәнең нәрсә икәнлеге, китапханәдәге тәртип кагыйдәләре, китап белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләнде. Һәр бала үзенә ошаган китапны сайлап алды.