Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

“Сезгә иң җылы сүзләребез”

1нче октябрь көнне Морт авылы мәктәп спортзалында, өлкәннәр көненә багышланган “Сезгә иң җылы сүзләребез" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәм чәй өстәле артында концерт номерлары белән үрелеп барды. Өлкән буын өчен җылы сүзләр дә әйтелде, матур җырлар да җырланды, дәртле биюләр дә биелде.

    Морт авылы китапханәчесе Садыкова Зәлия дә бу бәйрәмгә үзенең көчен кертте. Өстәл әзерләү, залны бизәү, концерт номерларында катнашу. Бәйрәм бик күңелле узды. Өлкән буын безгә үзләренең рәхмәтләрен җиткереп  өйләренә таралды.