Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Яңгырасын гармун моңнары

21 сентябрь көнне, Морт авылының ял паркында “Яңгырасын гармун моңнары” дип исемләнгән гармунчылар бәйрәме булып узды.

Бу бәйрәмгә бик күп кунаклар чакырылган иде. Алар үзләренең һөнәрләрен авыл халкына күрсәттеләр.

Кайсы оста итеп гармунда, курайда. тальянда уйнады, кайсы матур итеп җырлады. Бәйрәм бик күңелле узды.

 Морт авыл китапханәчесе Садыкова Зәлия дә бу бәйрәмдә актив катнашты. Иң беренче итеп афиша язып элде. “Мирас” ансамбле белән бәйрәмдә чыгыш ясады. Аннан соң инде килгән кунакларны чәй өстәлендә тәмле ризыклар белән сыйлады.