Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Алабуга шәһәрендә сабан туе

Сабантуй – татар халкының иң яраткан бәйрәме. Безнең өчен ул иң беренче сабантуйга әзерлек белән башланып китә.  Һәр авыл үзенә бүлеп бирелгән палатканы бизәде. Без Морт авылы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре борынгы татар халык өенең эчке бизәлешен күрсәтергә тырыштык. Кул белән чиккән сөлгеләр, ятак өчен махсус чигелгән җәймә һәм мендәр тышлары өйнең бизәге булып тордылар. Моннан бик күп еллар элек  кулланышта булып хәзер инде тарихи әйберләр булып сакланган өй кирәк-яраклары, савыт-сабалар, сандык, урындык, өстәл һәм башка бик күп әйберләр өйне тулыландырып тордылар.

  Икенче көнне  сабантуй бәйрәменә кунаклар өчен мастеркласслар, ярминкәләр һәм мәдәни программалар оештырдык. Токмач кисү, йон эрләү, коймак пешерү һәм башкалар. Мин үзем өстәл өчен җаваплы идем. Милли татар-халык ашлары белән тулыландырылган өстәл махсус  кунаклар өчен чәй эчертү өчен әзерләнгән иде. Кырыйда гына мичтә коймак пеште. Сабантуй кунакларына кайнар коймактан авыз итү мөмкинлеге дә бар иде.  

  Сабантуйның бик борынга киткән тамырлары бар. Шуңа да ул буыннардан-буыннарга күчеп яши. Һаман яшь, һаман матур булып кала бирә.