Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

“Кырым, яз һәм Россия”.

18 март көнне илебез халкы әһәмиятле датаны – Кырымның Россия белән кушылуын билгеләп үтә. Шул уңайдан Морт авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә “Кырым, яз һәм Россия” дип исемләнгән чара уздырды. Чарада Кырымның тарихи вакыйгаларына тукталып киттек, ә аннан соң документаль кино карадык.