Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Әткәм-әнкәмнең теле

21 февральдә Морт авыл китапханәсендә туган тел көне  уңаеннан “ Әткәм-әнкәмнең теле” дип исемләнгән әдәбият бәйрәме булып узды. Бу чарада Морт авылы мәктәбенең  башлангыч  сыйныф укучылары катнашты. Чара туган тел көне  кысаларында узды.

  Туган тел көненә багышланган чара балаларның русча һәм татарча шигырь укулары белән үрелеп барды. Табышмаклар, мәкальләр әйтелде. Шулай ук  балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр . Бәйрәм бик күңелле узды.