Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Каюм Насыйри мирасы

18 февральдә Морт авыл китапханәсендә Каюм Насыйрины искә алу уңаеннан “ Каюм Насыйриның мирасы” дип исемләнгән әдәби сәгать булып узды. Бу чарада Морт авылы мәктәбенең  7-8 сыйныф укучылары катнашты. Чара Каюм Насыйриның тууына 200 еллыгы кысаларында узды.

  Каюм Насыйриның тормыш юлы, иҗаты шулай ук  фәнни эшләре турында презентация карадык. Авторның “Әбүгалисинә” әсәре белән таныштырып уздык. Шулай ук Каюм Насыйриның мәкаль-әйтемнәрен әйтеп уздык.Әдәби сәгатебезне йомгаклап бүген туплаган белемнәребезне бер кат кабатлап чыктык.