“Без авыл кешеләре”
18 декабрь көнне, авылыбызның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары, махсус чакыру буенча, Алабуга дәүләт педагогика университетының концертлар залында “Без авыл кешеләре” дип аталган концерт программасы һәм “Каз өмәсе” күренеше белән уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Тамашачылар арасында укучылар, студентлар, укытучылар һәм чит ил гражданнары да бар иде.
Концерт куючылар арасында Морт авыл китапханәчесе Садыкова Зәлия Харис кызы да катнашты.
Чара азагында Алабуга дәүләт педагогика университеты укытучысы Даутов Гомәр Филгизович әлеге чараның яшь буынга тәрбияви роль бирүен, элеккедән килгән йола, гореф-гадәтләрне саклап калуда мөһимлеген әйтеп узды һәм бу чараны оештырган кешеләргә рәхмәтен белдерде.