Бәйрәм оештырдылар
3 январь көнне Морт авылы мәдәният йортында бик матур балалар чыршысы булып узды. Китапханәче Садыкова.З.Х мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балаларга бәйрәм оештырдылар. Чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнү,кызыклы әкият геройлары белән уеннар уйнау дисеңме барсы да булды. Балалар үзләренең матур- матур шигырьләрен кыш бабай һәм кар кызына сөйләделәр. Бәйрәм бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.