Хлыстовская сельская библиотека - филиал № 10

“Без бердәм, көчле халык “

Россия халыклары бердәмлеге елы кысасында Хлыстово авыл китапханәсендә “Без бердәм, көчле халык “ дигән тарихи әңгәмә  узды.  Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт. Китапханәче яшь  китап сөючеләрне республикада  яшәүче милләтләр белән таныштырды, һәр милләтнең үз гореф – гадәтләре, йолалары булуы турында сөйләде. Г.  Тукайнын “Милләткә” шигырен китап сөючеләр кычкырып укыды.