«Һәр ялтыраган алтын түгел»
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» дигән проект старт алды. Шагыйрь үзенең кыска гына гомере эчендә балаларга киңәш булырлык бик күп матур шигырьләр иҗат итеп калдыра. Габдулла Тукайның «Һәр ялтыраган алтын түгел» 1910 елда языла һәм «Балалар күңеле» җыентыгында басылып чыга. «Һар ялтыраган алтын түгел» — Г. Тукайның атаклы шигыре, рус теленә «Не все то золото, что блестит» дип тәрҗемә ителгән. Әсәр тышкы матурлыкка һәм байлыкка ышанмаска өйрәтә, чын кыйммәтнең эчтә яшерелгәнлеген, ә өстән ялтыравыкның еш кына алдаучан булуын күрсәтә.