Хлыстовская сельская библиотека - филиал № 10

"Могҗизалы табигать серләре"

Хлыстово  авыл китапханәсендә   язучы  Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулу уңаеннан китап  күргәзмәсе оештырылды. Язучының юбилеена багышланган күргәзмәдә аның китаплары, тормышы юлы  һәм иҗаты турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Гомәр Бәширов татар халкының мәдәниятен данлаучы бай әдәби мирас калдырды. Бәширов татар әдәбиятында беренчеләрдән булып табигатькә сакчыл караш мәсьәләсен күтәрде. Аның фикеренчә,  табигатькә битарафлык – кеше язмышына да битарафлык чагылышы ул.