Татарча диктант - 2025
14 ноябрьдә Хлыстово авыл китапханәсе «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды. Әлеге чара китапханәдә тәүге тапкыр үткәрелде. Акциядә катнашучылар күренекле татар язучысы, мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзекне яздылар. Диктант текстын китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Әхтәмҗанова Кәүсәрия укыды.
«Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августындагы №730 карары белән расланган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә һәм әлеге программаның IV бүлегендә билгеләнгән «Татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү» бурычын үтәүгә юнәлтелгән.